Статистика
Барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Главная » Яңалыклар архивы
16 нчы февральдә 7 нче сыйныф укучылары Затон бистәсе китапханәсендә М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара үткәрүдә катнаштылар. Укучылар М.Җәлилнең китаплары, аның турында күргәзмә материаллары белән таныштылар, герой- шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча китапханәче тарафыннан әзерләнгән викторинада актив катнаштылар.
Просмотров: 361 |
Добавил: Эля |
Дата: 16.02.2016
|
Ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм бик кирәк шул. Кайбер йорт эшләрен эшли алсалар да, җылы сүз, якты карашка да мохтаҗ алар. Затон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары, ярдәм итү теләге белән, ялгыз яшәүче Гәйнуллин Ильяс Насыйп улы янына килделәр. Араларында рус балалары күп булса да, укучылар барысы да матур итеп татарча исәнләштеләр, Ильяс абыйның хәлен сораштылар. Хуҗалык эшләре буенча ярдәм кирәк булмаса да, Ильяс абый балаларның килүенә, аларның җылы сүзләренә бик шатланды. Балалар Ильяс абыйга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр.
Просмотров: 407 |
Добавил: Эля |
Дата: 20.01.2016
|
Кичә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Бөек Ватан сугышы солдатлары турындагы хәтерне мәңгеләштерү уңаеннан үлемсез полк акциясе оештырылды. Кичен барыбыз да шәмнәр тотып һәйкәл янына җыелдык. Илебез азатлыгы, халкыбыз
...
Укуны дәвам итәргә»
Просмотров: 583 |
Добавил: Эля |
Дата: 10.05.2015
|
Узган атнада республикакүләм "Ватанга хезмәт итәм" дип исемләнгән тарихи-мәдәни мәгълүмати проектлар бәйгесе булып узды. Минем укучым - Хәйретдинова Руза78 нче номерлы Казан мәктәбендә үзенең эше белән чыгыш ясап, бәйгедә лауреат исемен яулады.
Просмотров: 460 |
Добавил: Эля |
Дата: 26.04.2015
|
Бүген мәгариф системасында конкурсларның саны да, төре дә бихисап. Әмма укытучының чын йөзен ача торган бәйге, һичшиксез, «Ел укытучысы» конкурсы . Бу конкурста та үз көчемне сынап карарга уйладым.
...
Укуны дәвам итәргә»
Просмотров: 496 |
Добавил: Эля |
Дата: 24.03.2015
|
"Сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсында катнашып, муниципаль этапта беренче урынны яуладым. Чүпрәле районында үз районыбызның данын яклап кайттым. Бу бәйгедә катнашкан барлык сыйныф җитәкчеләренә дә уңышлар телим!
Просмотров: 730 |
Добавил: Эля |
Дата: 24.03.2015
|
10 декабрьдә Кама Тамагырайонының Кирельск мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып узды. Семинарда филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты к
...
Укуны дәвам итәргә»
Просмотров: 526 |
Добавил: Эля |
Дата: 14.12.2014
|
16 нчы ноябрьдә ел саен яраткан мәктәбебезнең туган көнен билгеләп үтәбез. Ярминкә, җырлар, биюләр - бәйрәм искитәрлек булды. Мәктәбебез укучыларны озак еллар сөендереп торсын иде дигән фикердә калабыз.
Просмотров: 495 |
Добавил: Эля |
Дата: 14.11.2014
|
Бүген без 6 - 11 нче сыйныф укучылары белән Казан (Идел буе) федераль университеты
...
Укуны дәвам итәргә»
Просмотров: 443 |
Добавил: Эля |
Дата: 10.10.2014
|
Просмотров: 424 |
Добавил: Эля |
Дата: 24.09.2014
|
Календарь
« Апрель 2024 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30