СЕНТЯБРЬ
3 сентябрь
— Тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Мәлик улы Низамовка 80 яшь (1936)
4 сентябрь
— Композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лоренс Иванович Блиновка 80 яшь (1936)
5 сентябрь
— Скульптор Раиса Даниловна Шиковага 75 яшь (1941)
7 сентябрь
— Җырчы, педагог, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Гафиятулла кызы Заһидуллинаның тууына 80 ел (1936–2004)
— Актриса, Татарстан Республикасының халык артисты Разилә Мифтах кызы Муллинага 60 яшь (1956)
8 сентябрь
— Язучы, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәветдин улы Галәү (Мәрҗани)нең тууына 130 ел (1886–1938)
15 сентябрь
— В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт фәнни-җитештерү предприятиесе (элекке Дары заводы) төзелүгә 230 ел (1786)
16 сентябрь
— Язучы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Атилла Кадыйр улы Расихның (Рәсүлевнең) тууына 100 ел (1916–1996)
17 сентябрь
— Татарстанның Баулы районында куәтле яңа нефть чыганагы табылуга 70 ел (1946)
18 сентябрь
— Табиб, медицина докторы, профессор, тарихчы һәм этнограф Карл Федорович Фуксның тууына 240 ел (1776–1846)
— Актриса, режиссер, Хезмәт Герое, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Зөләйха Гыйззәт кызы Богданованың тууына 130 ел (1886–1950)
20 сентябрь
— Дәүләт эшлеклесе, социология фәннәре докторы Фәрит Рәфыйк улы Газизуллинга 70 яшь (1946)
23 сентябрь
— Татарстан Республикасының Арча районы Кушлавыч авылында Г.Тукайга һәйкәл ачылуга 60 ел (1956)
25 сентябрь
— Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Сәмигулла улы Габидинең (Габидуллинның) тууына 90 ел (1926–2001)
26 сентябрь
— Шагыйрь, публицист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт (Миңнеәхәт) Мөхәммәтша улы Миншинның тууына 80 ел (1936–2010)
29 сентябрь
— Актер, режиссер, педагог, ТАССРның, РСФСРның, СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәлил Гали улы Әбҗәлиловның тууына 120 ел (1896–1963)
29 сентябрь
— Язучы Габдрахман Мөхәммәт улы Минскийның (Аллаһбирдиевнең) тууына 110 ел (1906–1983)
— Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Үзәк китапханәсе ачылуга 80 ел (1936)
|