Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм бәйге-акциясендә актив катнаштылар. Халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшергә өйрәтү юнәлешендә, заманча мәгълүмати технологияләр кулланып, төрле чаралар үткәрелде.
Бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын” тормышка ашыру максатларында оештырылды.
Акция кысаларында мәктәптә “Туган җирем – Татарстан”, “Җырлыйбыз да, биибез дә” дип аталган интеллектуаль һәм күңел ачу конкурслары, "Минем яраткан геройларым" дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде, укучылар җәмәгать урыннарында (даруханәдә, кибетләрдә) булдылар, урамда очраган кешеләр белән әңгәмә кордылар, Затон бистәсендә яшәүчеләрне татар телендә күбрәк сөйләше
...
Укуны дәвам итәргә»