10 декабрьдә Кама Тамагырайонының Кирельск мәктәбендә татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә утырышы булып узды. Семинарда филология фәннәре кандидаты,КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасының методисты Мотыйгуллина Ә.Р., белән рус балаларына әдәбият укыту буенча фикер алыштык.