Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 20:00
Рәхим итегез Гость | RSS

Эльвира Хәмзә кызы сайты

Статистика

Барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Файллар каталогы

Главная » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына күзәтү
[ Сервердан йөкләргә (6.73 Mb) ] 22.02.2012, 20:19
Тема: Казан ханлыгы тарихы һәм мәдәниятенә күзәтү.
 
Максат: Казан ханлыгы тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат бирү;
               Фольклор әсәрләрнең бу чор әдәбиятына карата мөнәсәбәтен ачыклау;
               Белемгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: Мультимедиа (презентация), диск "Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” . Интерактив китап. Казан, 2008.
Өстәмә материал: Р.Мостафин. "И Казан, серле Казан”. – Казан: Мәгариф, 2004
                               Казан ханлыгы чоры әдипләренең шигырьләре ( http://www.kitap.net.ru/)
Актуальләштерү.
 
Өй эшен тикшерү:
· дастаннар турында әңгәмә;
· "Идегәй” дастаныннан өзек яттан сөйләнә.
Яңа дәрес материалы.
Укытучы сүзе (презентация) (слайд1)
         XV йөзнең урталарына  таба, төрле сәбәпләр аркасында, Алтын Урда таркала. Аның җирлегендә                
Кырым,  Казан, Себер, Олы Урда, Нугай, Әстерхан һәм башка татар ханлыклары барлыкка  килә.
        «Казан ханлыгы чоры әдәбияты»  төшенчәсе вакыт һәм җирлек ягыннан киңрәк төшенчә итеп карала. Ул якынча XV йөзнең урталарыннан алын XVII гасырларга кадәрге татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятны  үз эченә ала. Әмма аның үзәгендә Казан ханлыгы тора. Чөнки бу дәүләт составына  хәзерге татарлар яши торган күп кенә төбәкләр кергән: хәзерге Сембер, Пенза,  Тамбов өлкәләре, Чувашия, Мари, Удмурт, Мордва Республикаларының җирләре,  Нижгар, Сарытау, Самара, Вятка, Пермь өлкәләренең бер өлеше. Рус профессоры  Михаил Худяков фикеренчә, Иделнең Сура һәм Ветлуга елгалары койган урыныннан  алып Сарычинга (Волгоградка) кадәрге җирләр Казан ханлыгы карамагында булган.  Бу дәүләт хәзерге Татарстанга караганда берничә мәртәбә зуррак була. 
(слайд2-4)
        Тарих китапларында татар ханлыклары арасындагы үзара  каршылыклар, сугышлар хакында күп языла. Чыннан да бу хәл булган. Бердәмлек  җитмәү, ызгыш-талаш, кыен вакытларда бер-берсенә тиешле ярдәм итмәү аларның  берәм-берәм юкка чыгуына да китерә. 
(слайд5)
        Әлбәттә, татар ханлыклары арасында гел каршылыклар гына  булып тормаган. Халык күңелле итеп тә яши белгән. Менә бу рәсемдә оста шигырь укучылар бәйрәмен күрәбез. (слайд 6)
 
        Татар мәмләкәтләрендәге халыкның күпчелеге ислам динен  тота. Шуңа мөнәсәбәттә күп кенә шәһәр-авылларда мәчетләрнең булуы мәгълүм. Безнең көннәргә кадәр сакланган, яңадан торгызылган архитектур истәлекләр һәрберегезгә таныштыр. (слайд 7 - 8) 
Кызганычка каршы, Казан ханлыгы чоры әдипләренең бик аз әсәрләре генә сакланып калган. 
(слайд 9)(Колшәриф тур сүз. слайд 10)
         Казан ханлыгы турында тагын да күбрәк белергә теләсәгез, С. Алишев китабы белән таныша аласыз. (слайд 11)
 
2. Казан ханлыгы чоры әдипләре турында күбрәк белү өчен, филология фәннәре докторы Х.Миңнегулов сөйләгәннәрне тыңлап китик. 
Х.Миңнегулов. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. (видеоязма)
 
 3. Теманы үзлектән өйрәнү, иҗади эшкә тарту максатыннан укучыларның биремнәрне үтәве. (слайд 12) 
Укучылар берничә төркемгә бүленә. Һәр төркем үзенә бирелгән биремне үти.
 
 
 
 
 
 
 
Эчтәлек Экспертлар төркеме Биремнәр   
1 Казан ханлыгы чорына тарихи күзәтү Сәясәтчеләр Дәреслектәге һәм өстәмә материал нигезендә Казан ханлыгы турында мәгълүмат әзерләргә   
3 Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр Фольклорчылар Өстәмә әдәбият нигезендә,  риваятьләрне сайлап алып, эчтәлеге белән таныштырырга 
(Р.Мостафин. "И Казан, серле Казан”. – Казан: Мәгариф, 2004)
    
4 Казан ханлыгы чоры әдипләренең шигырьләре Нәфис сүз осталары Бирелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга  
 
 
Ныгыту.
Дәреслектә бирелгән (61 нче бит) һәм укытучы әзерләгән сорауларга җавап бирү.
Өйгә эш 
Казан ханлыгы чоры әдәбияты турында гомуми нәтиҗә чыгарырга.
Кабан күле, Җик Мәргән хакында риваятьләр укып килергә. 
 
 
 
 
 
                                                                                
 
 
                                                                                Дәрес эшкәртмәсен әзерләде һәм үткәрде:
 
                                                                                Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбенең 
                                                                                татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы 
                                                                                Лизунина Эльвира Хәмзә кызы
Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Добавил: Эля | Теги: казан ханлыгы, әдәбият дәресе
Караган кешеләр саны: 4861 | Йөкләтүләр: 827 | Комментарияләр: 26 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Мин бәйгедә<>
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Cайтка керү
Эзләү

Copyright MyCorp © 2024