Шимбә, 20.04.2024, 08:03
Рәхим итегез Гость | RSS

Эльвира Хәмзә кызы сайты

Статистика

Барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Файллар каталогы

Главная » Файллар » Дәрес эшкәртмәләре

Х.Сарьянның "Әткәм һөнәре" әсәрен өйрәнү. 6 нчы сыйныф
[ Сервердан йөкләргә (80.5 Kb) · Йөкләү (39 Кб) ] 31.01.2012, 22:31
Максатлар:
Укучыларда индивидуаль дифференциаль якын килү аша әдәби әсәрләрне кабул итү күнекмәләрен булдыру.
Логик фикерләү сәләтен үстерү.
Иҗади эш күнекмәләрен булдыру.
 
Алга таба модульле дәрес үрнәген тәкъдим итәм һәм аны кыскача анализлап китәргә телим.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Тема: Х.Сарьянның "Әткәм һөнәре” әсәрен өйрәнү.
Максат:
Укучыларны әсәргә салынган мәгънәне аңлауга этәрү.
Фикерләү сәләтен үстерү.
Иҗади эш күнекмәләрен булдыру.
Ата-анага карата җылы хисләр тәрбияләү.
 
Материал: 8 нче сыйныф әдәбият дәреслеге, биремнәр язылган технологик карта.
Актуальләштерү.
Х.Сарьянның  тормыш юлы турында кучылар белән әңгәмә.
 
Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
Укучыларга уку элементлары билгеләнгән технологик карта таратыла.
Укытучы укучыларны эш тәртибе белән кыскача таныштыра.
Уку элементлары адымнар нигезендә бирелә.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Технологик карта
 
 
№ УЭ (уку элементы)
Биремнәр күрсәтелгән уку материалы Әсәрне өйрәнү белән идарә итү   
Беренче адым Әсәрнең беренче һәм икенче абзацын укыгыз, "кем”, "ни өчен” сорауларын кулланып, үзегез сораулар төзегез. Дәрес темасын дәфтәргә язып куй.   
Икенче  адым Сорауларыгызны иптәшегезгә күрсәтегез. Аның сорауларына җавап бирегез. Сорауларга җаваплар телдән әйтелергә дә мөмкин.   
Өченче адым Өченче абзацны укыгыз һәм сурәтләү чараларын табыгыз. Кыенлык туса, иптәшегезгә дә булышыгыз. Сурәтләү чаралары дәфтәргә языла.   
Дүртенче адым Дүртенче абзацны укыгыз. Шәҗәрә сүзенең мәгънәсен аңлатыгыз һәм түбәндәге раслауларның дөреслеген тикшерегез.
-0 Гәрәй – Гаязларның җиденче буын бабасы.
-1 Шәяхмәт карт Гаязга борынгы бабалары турында сөйләгән.
-2 Гаязның Күгәрчен болынына бөрлегәнгә килгәне бар.
-3 Гаяз ниндидер болгар бабайларның уникенче буыны.
 
 
 
Дөрес җөмләләр янына "+”, ялгышлары янына "-"  билгесе куела.   
Бишенче адым Сез үзегезнең шәҗәрәгезне беләсезме? Ничә буын бабагызны беләсез? Җаваплар телдән әйтелергә дә мөмкин.   
Алтынчы адым Иптәшегез үзенең шәҗәрәсен беләме? Кызыксыныгыз.
  
Җиденче адым
196 нчы битне укып чыгыгыз.
Вакыйгаларны эзлекле рәвештә урнаштырыгыз.
1. Гаяз әнисе белән күреште.
2. Пароход пристаньга  килеп җитә иде.
3. Катык, күкәй сатарга төшкән апалар, бала-чагалар күренде.
4. Әнисе Гаязның битләреннән   сыйпап, иңсәләреннән сөеп алды.   
 
 
 
 
 
 
 
Сигезенче адым 197 нче битне укыгыз. Тест сорауларына җавап бирегез.
Гаязны кемнәр каршы ала?
1. Әнисе, Гандәлиф җизнәсе, әтисе.
2. Әнисе, Җәинәт апасы, Гандәлиф җизнәсе.
3. Әнисе ,Таһирҗан абыйсы, Гандәлиф җизнәсе.
 
 
 
 
 
Җавап телдән әйтелергә  мөмкин.   
Тугызынчы адым Таһирҗан абыйсы ни өчен Гаязны каршы алырга килә алмый?   
Унынчы адым Укылган бүлек буенча үзең тест төзеп кара. 1 сорау һәм берничә җавап билгеләнә.   
Унберенче адым Тестны иптәшеңә күрсәт. Аның соравына җавап бир.   
Уникенче адым Йомгаклау сорауларына җавап бир. Йомгаклауга керешкәнче, эшләгән эшеңне түбәндәге сораулар буенча анализла.   
Унөченче адым Рефлекция
1. Әсәрне өйрәнүдә сиңа иптәшләрең булыштымы?
2. Нинди кыенлыклар туды?
3. Син нинди кәеф белән эшләдең?  
 
 
 
 
 
 
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
 
 
Йомгаклау өчен сораулар.
 
 
Сүзләрнең дөрес мәгънәсен табыгыз.
            Гаҗиз калган                 авырып тора
            Ләззәт                             кайгы
            Инәй                               ежевика
            Бөрлегән                        наслаждение
            Хәсрәт                            әни
           Аламаланып тора         аптырап калган      
Әсәрдәге геройларның исемнәре исеңдә калдымы? Тикшер.
                 1. Кифая                           а) Гаязның апасы
                 2. Җаинәт                         б) Гаязның әнисе
                 3. Гандәлиф                      в) Гаязның абыйсы
                 4. Таһирҗан                     г) Гаязның җизнәсе
3. Автор бу әсәрен кемгә багышлап язган?
4. Туганнары Гаязны ничек каршылый?
5. Улының әнисе белән очрашуы ничек сурәтләнә?
6. Гаяз әтисе турында нинди хатирәләрне искә төшерә?
7. Әсәр сине кызыксындырдымы?
8. Өйдә әсәрнең икенче бүлеген укып кил.
 
Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Добавил: Эля | Теги: 6 нчы сыйныф, ӘДӘБИЯТ
Караган кешеләр саны: 2175 | Йөкләтүләр: 543 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Мин бәйгедә<>
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Cайтка керү
Эзләү

Copyright MyCorp © 2024