Тема: "Спорт бәйрәме” темасы буенча ныгыту.
Максат: Бер-береңнән мәгълүмат ала белергә өйрәнү;
Өйрәнелгән фигыльләрне I, II, III затта (хәзерге заман) куллануны камилләштерү;
Сәләмәт яшәүгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа, дәреслек, хайван маскалары.
Дәрес тибы: заманча традицион укыту
Дәрес формасы: диалогик уен
Балага якын килү: хезмәттәшлек;
Юнәлеш: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.
Дәрес барышы:
I Актуальләштерү.
А)Уңай кәеф тудыру.
Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек? Сез дәрескә әзерме?
Ә) Дежур укучы белән әңгәмә.
Бүген сыйныфта кем деңур тора? Сыйныфта кем юк? Бүген көн нинди? Кар явамы?
II дәрес барышы
№ Эш төрләре Укучылар эшчәнлеге Укытучы эшчәнлеге
1 Ишетеп аңлау күнегүләре.
[т] авазы булган сүзләрне аеру
Сүзләр: ат, кош, туп, куян, бүре, дәрес, төлке, аю, эт, шәкерт [т] авазын ишеткәч, кул чабу Сүзләрне аңлаешлы итеп уку
2 Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт” шигыре буенча эшләнгән мультфильмнан өзек күрсәтү Татар сөйләмен игътибар белән тыңлый, таныш сүзләрне ишетеп әйтергә әзерләнә (өйрән, тор, утыр, яхшы, син) Шәкерт сүзенең мәгънәсен аңлата, Г.Тукай турында кыскача мәгълүмат бирә.
3 Мультфильм буенча әңгәмә. Сорауларга җавап бирәләр
1. өйрән, тор, утыр, яхшы, син
2. Өйрәтә
3. Акбай йөгерә.
Акбай сикерә.
Әңгәмә белән идарә итә.
1.Нинди таныш сүзләрне ишеттегез?
2. Малай нишли?
Укучылар, тиздән спорт ярышлары була икән, Акбай ярышта катнашырга әзерләнә. Ул ничек әзерләнә икән? (мультфильмнан өзек: Акбай йөгерә, сикерә)
3. Акбай нишли?
4 Ял минуты (2 нче слайд) Әнә куян сикерә,
Ә аны төлке күрә.
Әкрен генә шуышып,
Куян артыннан килә.
Куян да бит хәйләкәр.
Булса да ул бәләкәй,
Күп уйлап тормый гына
Сикерә куак артына.
5 1. Хайваннардан интервью алу. Укучылар төркемнәргә бүленә:
1. Хайваннар
2. Журналистлар
Сораулар:
1. Синең исемең ничек?
2. Минем исемем Акбай.
3. Син нишлисең?
4. Мин йөгерәм.
5. Ничек йөгерәсең?
6. Тиз йөгерәм.
7. Тагын тишлисең?
8. Сикерәм.(йөзәм) Сорау-җавап процессы белән идарә итә.
6 Ял минуты
7 Схема нигезендә авазларны кабатлау Рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен әйтә, дөрес схемаларны сайлый. Мультимедиа белән идарә итә. Кушымта 1 (3-9 нчы слайдлар)
Безнең хайваннар бик арыган, әйдәгез аларны өйләренә озатабыз.
III Ныгыту.
Ситуатив күнегүләр
Два друга встретились на спортивном празднике. Каждый спрашивает друг у друга, что он будет делать на празднике. Какой разговор произойдет между ними?
Марат сообщил Азату, что он плавает. Азат удивился и переспросил. Какой разговор произойдет между ними?
Акбай интересуется, кто чем любит заниматься. Как ты ответишь ему:
А) если хорошо бегаешь;
Мин яхшы йөгерәм.
Б) если хорошо плаваешь;
Мин яхшы йөзәм.
В) если хорошо прыгаешь.
Мин яхшы сикерәм.
IV Рефлексия
V Йомгаклау. Нәтиҗә.
Чтобы быть здоровым, надо любить спорт с детства. Сәләмәт булу өчен яшьтән тырышырга кирәк.
Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт” шигыре буенча эшләнгән мультфильмнан өзек күрсәтү
(Аһ, юләр маэмай, тырыш яшьләй, картайгач җайсыз ул.
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.)
Укытучы: Сәләмәт булыгыз, уңышлар сезгә!
|