Мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру өчен, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр кулланам. Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле дип саныйм. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы. Тестны эшләп бетергәч, компьютер нәтиҗә ясап билге куя.