Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 08:12
Рәхим итегез Гость | RSS

Эльвира Хәмзә кызы сайты

Статистика

Барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Файллар каталогы

Главная » Файллар » Укучылар иҗаты

М.МИРЗА ИҖАТЫ БУЕНЧА ПРОЕКТ ЭШЕ. ВИЛКОВ РАИЛ, 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ
[ Сервердан йөкләргә (51.2 Kb) ] 20.01.2016, 21:49

"ТУГАН ТЕЛЕМ-ШАГЫЙРЬЛӘР ТЕЛЕ КОНКУРСЫНА ПРОЕКТ ЭШЕ

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КАМА ТАМАГЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ЗАТОН  УРТА  ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

МУНИЦИПАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ

 

 

 

 

 

 

 

                                     ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРЕНҮ (ПРОЕКТ) ЭШЕ

 

 

 

 

 

 

          “Биш юлым – биш гөлем”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                               Эшне башкарды: Затон урта гомуми

                                                                   белем бирү мәктәбенең

                                                                    7 нче сыйныф укучысы

                                                                     Вилков Раил Радик улы

 

 

                           Эшне җитәкләде: югары категорияле

                                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                     Лизунина Эльвира Хәмзә кызы

 

 

 

 

 

Затон  – 2015

 

Эчтәлек

 

     I Кереш..................................................................................................  3 бит

  1.  Проект эшенең паспорты.................................................................. 4 бит
  2. Эшнең максаты, бурычлары............................................................. 5 бит
  3. Проектның актуальлеге...................................................................... 5 бит
  4. Эшнең этаплары .................................................................................6 бит

     II Төп өлеш............................................................................................. 6 бит

  1.  М.Мирзаның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү.................................. 7 бит
  2. Шагыйрьнең биш юлы – биш гөле....................................................  7 бит

    III Йомгаклау........................................................................................   9 бит

    IV Кушымта.............................................................................................  9 бит

    V Кулланылган әдәбият....................................................................... 10 бит

                                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Биш юлым – биш гөлем,

Сугарып үстердем:

“Адәм балаларым”

Ташлап китмәс, шөкер,

барысын үз күрдем...
М.Мирза

 

          Татар теле укытучысы безгә бер язучы яки шагыйрь иҗаты буенча проект эше әзерләргә тәкъдим иткән иде. Татар әдәбияты дәреслеген кулыма алгач, мин бүгенге көндә дә иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр белән танышып чыктым. Мине Мөхәммәт Мирза иҗаты кызыксындырды. Нигә дисәгез, кызык икән, аның исеме дә ике, туган көне дә ике булып чыкты. Мин, аның турында күбрәк белер өчен, мәгълүмат эзләргә керештем. Укытучым мине аның “Биш юлым – биш гөлем” дип аталган үзенчәлекле шигырьләр җыентыгы белән таныштырып үтте. Мөхәммәт Мирзаның шул җыентыктан эпиграф итеп алынган шигырь юллары нигезендә мин шагыйрь турында проект эше әзерләргә уйладым. Шагыйрь турында мәгълүмат күп, аның шигырьләрен рус мәктәбендә укучы кайбер балалар аңлый да алмас, мөгаен.  Шуңа күрә мин Илфак абый иҗатын өйрәнеп, сыйныфташларыма, гомумән, мәктәп укучыларына Мөхәммәр Мирза турында белешмә-буклет әзерләргә уйладым.

        Үзенең бишьюллыклары турында:  “Адәм баласы – ул мин дә, син дә; кешелек, бер милләт, халык, гаилә дә. Ул – тоткын, сугышчы, бай да булырга мөмкин. Гомумән, кеше нинди булырга яисә булмаска тиеш, кешелекнең берҗиһан акылы бар, шул акылга таянып яшибезме – менә шулар хакында бу формада чиксез язарга мөмкин. Минем тарафтан табылган яңа форма жанр да булып китте. Ул халык акылына карап фикер йөртү һәм чакыру”[1] ,-  дип яза Мөхәммәт Мирза. Мин дә,  аның сүзләренә кушылып, үземнең эшемне язучы иҗаты белән таныштыруның яңа формасы дип атыйм.

Категория: Укучылар иҗаты | Добавил: Эля | Теги: ТАТАР ТЕЛЕННӘН ПРОЕКТ ЭШЕ
Караган кешеләр саны: 1935 | Йөкләтүләр: 215 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Мин бәйгедә<>
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Cайтка керү
Эзләү

Copyright MyCorp © 2024